Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабалылар, сак булыйк!

Торак фондында кешеләрнең утта янып үлүләрен кисәтү максатында, Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының уртак боерыгы нигезендә "Торак-2016" күзәтчелек профилактика операциясе дәвам итә.

Шушы уңайдан Иске Икшермә авылында урнашкан янгынга каршы аерым пост хезмәткәрләре дә инструктажлар һәм кисәтү чаралары үткәрәләр. Агымдагы елның 10 аенда хезмәткәрләр тарафыннан 1469 шәхси йортта, шул исәптән 194 ялгыз торучылар, 109 күп балалы гаиләләр яшәгән шәхси хуҗалыкларда аңлату эшләре алып барылды. Хәзер көннәр салкынайту сәбәпле, күп кенә хуҗалыклар җылыту приборлары куллана башлады. Гражданнарга бу чорда аеруча саклык күрсәтергә, төзек булмаган приборлардан файдаланмаска киңәш итәбез. Кайбер хужалыкларда әле дә автомат саклагычлар урынына электр хисаплагычларына "жучок" кулланудан тайчанмаулары ачыклана. Шулай ук бер розеткага берничә электр җиһазын тоташтырганда да чыбыклар кирәгеннән артык җылынып, ахыр чиктә кыска ялганышка китереп чыгарырга мөмкин. Электр чыбыкларын тикшереп, тузган өлешләрен алыштырып торырга кирәк. Мунча, лапас,гараж һәм башка урыннардагы лампочкаларда плафон булырга тиеш. Күпме генә аңлатылса да, әле һаман мичләрне белеме һәм тәҗрибәсе булмаган кешеләргә эшләтү очраклары күп. Янгыннарның 78 проценты торак йортларга туры килә. Янгын булдырмый калу бары тик үзебездән тора.

Фәнис Сәлахиев,

Иске Икшермә авылы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев