Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабалылар - Ял Чаллы шәһәрендә үткән “ИКаРёнок” робототехника форумында

Балаларны техник иҗатка тарту, педагоглар һәм балалар җәмәгатьчелеген формалаштыру максатыннан, инновацияле эшчәнлек белән шөгыльләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында, Бөтенроссия белем бирү оешмалары кысаларында, Яр Чаллы шәһәрендә "ИКаРёнок" дип исемләнгән робототехника форумы үткәрелде.Форум "Балалар бакчасыннан - агропром техник иҗатны уңышлы социальләштерү"исеме астында үтте. Безнең балалар бакчасы "IT балалар бакчасы авыл хуҗалыгында"...

Балаларны техник иҗатка тарту, педагоглар һәм балалар җәмәгатьчелеген формалаштыру максатыннан, инновацияле эшчәнлек белән шөгыльләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында, Бөтенроссия белем бирү оешмалары кысаларында, Яр Чаллы шәһәрендә "ИКаРёнок" дип исемләнгән робототехника форумы үткәрелде.Форум "Балалар бакчасыннан - агропром техник иҗатны уңышлы социальләштерү"исеме астында үтте. Безнең балалар бакчасы "IT балалар бакчасы авыл хуҗалыгында" проекты белән чыгыш ясады. Проектның җитәкчесе Габдрахманова Гөлия Фиргатовна. Проектны яклап Миннекәев Айзат һәм аның әтисе Миннекәев Азат, Сөнәгәтуллин Айрат һәм аның әнисе Сөнәгәтуллина Ләйсән катнаштылар. 12 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы арасында безнең команда 2 нче урынны яулады. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен җиңүләре белән кайнар котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев