Сабаның кайбер кибетләрендә үлемгә чакыручы сагызлар булуы ачыкланган
Безнең әбиләр сагызның чынын - чыршы-нарат сумаласыннан ясалганын кулланган. Илдә үзгәртеп корулар башлангач, базарга аларның каучуктан ясалганы, эчендә ябышкак кәгазьлесе килеп керде.
Постмодерн технология бер урында гына тормый. Хәзер сатуда сагызның ашкайнату системасына гына түгел, кешенең психикасына тискәре тәэсир итә торганнары да пәйда булган. Әлеге продукция җәмәгатьчелектә ризасызлык дулкыны тудырды. Бу канәгатьсезлек ата-аналарның балаларында сәер биремнәр язылган төргәкле сагыз күрүләре белән бәйле. Соңгы вакытта сатуга килеп кергән сагызларда яшүсмерләрне куркыныч гамәл кылырга өндәгән язулар бар. Мәсәлән, кайбер сагыз тышларында иң югары җәмәгать урынына менеп селфи ясарга чакыралар. Ихтыяры формалашмаган бала моны эшләргә күп сорап тормый. Сагыздагы: "Дөреслек: үлем алдыннан нәрсә эшләргә өлгерергә кирәк?" Челтәрдә җавабың белән уртаклаш" кебек язулар да борчылу тудыра.
Әлеге вәзгыятьнең каршы чаралар күрүне таләп итүе аңлашыла. Шушы көннәрдә хокук бозуларны профилактикалау буенча район ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышында да бу хакта сүз булды. Җәмәгать тәртибен саклау, җәмәгать иминлеге һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор альбина исхакова чыгыш ясап әлеге мәсьәләдә контрольлек итүче органнардан тиешле чаралар күрүне сорады. Әйтергә кирәк, сагызлар проблемасы район активы белән үткәрелгән утырышның да көн тәртибенә куелган иде. Район прокуроры зөфәр абитов чыгышыннан күренгәнчә, Россиядә ел саен 500ләп яшүсмернең үз-үзенә кул салу очрагы теркәлә. Проблема балаларны әлеге адымга этәрүче тышкы сәбәпләр фонында тагын да тәҗел. Үлем турында уйлануларга сагыздагы язуларга охшаш "зәңгәр кит" кебек интернет уеннар да сәбәпче. Полиция хезмәткәрләре үткәргән тикшерү барышында "Герат" кибетләрендә социаль челтәрләрдә нәкъ шундый уенга чакырган биремнәре булган сагыз булуы ачыкланган. "Сәүдәгәрләр сагыз сатып зур капитал туплый алмый. Әмма моның ахыргы нәтиҗәләре кыйммәткә төшергә мөмкин. Сагыз са-ту мәсьәләсендә кешене үз-үзенә кул салу хәленә җиткерү очраклары буенча җинаять эше кузгатырга хокук биргән 110нчы статья гамәлдә. Аны куллануга беркайчан да җирлек тумаска тиеш",- диде район прокуроры һәм киңәшмәдә катнашучы эшмәкәрләрне һәм сәүдә оешмалары җитәкчеләре андый потенциаль куркынычлы продукция сатуларга юл куймаска чакырды. Прокуратура әлеге проблеманы аерым контрольгә алачак һәм башка хокук саклау органнары белән берлектә килеп туган вәзгыятькә мониторинг үткәреләчәк.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев