Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында берәү хәмер сатканда тоткарланды

Районда составында спирт булган продукция сату белән кәсеп итүчеләр ачыкланып тора.

Моның белән көмешкә куучылар да, идән асты аракысын сатучылар дә шөгыльләнә. Хокук саклау, алкоголь әйләнешенә контрольлек итү органнары, ничек кенә булмасын, иртәме соңмы әлеге нокталарны ачыклауга ирешәләр. Чаралар күрелеп тора. Мисалга, 11 октябрьдә 12 сәгать 15 минутта 1959 елгы Сабай авылы кешесе контроль сатып алу вакытында, бернинди тиешле документы булмаган килеш, составында спирт булган 0,5 литрлы эчемлекне 200 сумнан аракы сорап керүчегә биреп чыгара. Фаш ителгәч, аның хуҗалыгыннан барысы 30 литр көмешкә алына. Хәзер сатылган алкоголь продукциясенең кеше тормышы өчен никадәр дәрәҗәдә куркынычлы булганлыгын экспертиза ачыклаячак. Җәзага килгәндә, әгәр эчемлектә зыянлы матдәләр булуы ачыклана икән, бу очракта җинаять эше кузгату каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев