Шәфкать туташы Рәсимә Нәҗметдинова: “Әниемне яратам, тормышны, эшемне, авыруларны яратам”
Шәфкать туташы - тормышта кирәкле һөнәрләрнең берсе. Югары Шытсу авылында туган Рәсимә Нәҗметдинова да шушы һөнәрне сайлый. Урта мәктәпне тәмамлагач, Яшел Үзәндә медицина көллиятендә белем ала.
Рәсимәнең хезмәт вазифаларын санап тормыйча, аның бер урында чирек гасырга якын эшләвен генә әйтәсе килә. Ул район үзәк хастаханәсе поликлиникасында Тимершык авыл җирлеге буенча терапевт ярдәмчесе, шәфкать туташы. Бик мөлаем һәм әдәпле, ул - авыруларны, авырулар аны ярата. Ире Марат белән ике кыз үстерәләр. Кечесе әле мәптәптә укый, олысы инде Казанда белем ала. Марат - гаиләдә нык терәк. Сүз башлаганда, Рәсимә Нәҗметдинова минем соравыма җавап итеп: "Әниемне яратам, тормышны, эшемне, авыруларны яратам",- дип җавап биргән иде. Бу ярату аны беркайчан да ташламасын диясе килә. Аңа гаилә бәхете, эшендә уңышлар телим.
Фирәис Нигъмәтҗанов,
Кызыл Мишә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев