Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәрдәндә - Җиңү паркы

Октябрьнең соңгы көне. Шәмәрдән тимер юлы вокзалы янәшәсенә бертөркем халык җыелган.

Көн уртасында чыккан ачы җил бәгырьләргә үтеп туңдыра. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында яу кырындагы абыйларның, бабайларның тагын да кырыс шартларда булганлыгын күзаллаулар салкыннан артык бөрешергә ирек куймый. Снарядлар шартлап, баш өстендә пулялар сызгыруы ишетелгән куркыныч мәхшәрдә йөргән солдатларны уйлаганда туган якның салкын җиле дә безне иркәләп кенә китә сыман.

Шөкер, ул көнне халык вокзал янына озату кичәсенә түгел, сугыш чоры елларын мәңгеләштерү өчен төзелгән Җиңү паркы ачылышы тантанасына җыелды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов, Горький тимер юлы филиалы начальнигы Анатолий Лесун җыелган халыкны сәламләп, шундый күркәм эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. Анатолий Лесун тантананың 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне якынлашкан көннәрдә ачылуын да искәртеп үтте. "Тимер юллар сугыш чорында да, хәзер дә ерак араларны якынайткан. Шәмәрдән халкы безгә бик якын. Без аларны, алар безне эшле итә", - диде Анатолий Федорович тәбрикләү сүзендә.

Җиңү паркы 2015 елда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында, үзара салымга һәм хөкүмәт тарафыннан өстәмә финанслау хисабына төзелгән. Хатирәләр, истәлекләр, патриотлык хисе туплаган парк урынында заманында бараклар булган. Аларны 2001 елда сүтеп-җыештыралар. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев:

-Иң беренче Җиңү паркын төзүдә ярдәм иткән Шәмәрдән халкына, республика, район җитәкчеләренә рәхмәт. Өлкәннәрнең, сугышка шушыннан озаттылар, монда кайтып төштек, парк шушы урында кирәк, дигән сүзләре белән килештек, - дип фикерләрен җиткерде.

Тулы язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Алданрак куелган фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев