Шәмәрдәндә вакытлыча телерадиотапшырулар өзелеп торачак
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәрдәндә вакытлыча телерадиотапшырулар өзелеп торачак

29 майдан 1 июнь көннәрендә 9.15-17.00 сәгатьләрдә Шәмәрдән авылында теле - һәм радиотапшырулар өзелеп торачак.

Бу хакта Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Идарәсе хәбәр итә.

Аларны өзү антенна-фидер җайланмаларын планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.

Моның белән бәйле рәвештә вакытлыча "Беренче канал", "НТВ", "Россия 1", "Матч ТВ", " Татарстан - Яңа Гасыр" һәм беренче һәм икенче мультиплекслар программасы; "Радио России", "Татарстан - Яңа гасыр" радиосы" эшләүдән туктап торачак.


Нет комментариев