Сәләтле балалар мәктәбе базасында район укучылары алъяпкыч текте, соскыч ясады (фоторепортаж)
Каникул вакытында да укучыларга һөнәри юнәлеш һәм хезмәт тәрбиясе бирү буенча эшчәнлек дәвам итә.
28 декабрь көнне Сәләтле балалар мәктәбе базасында «Мин -Мастер» дип аталган район бәйгесенең икенче этабы узды. Конкурста районыбызның барлык мәктәпләренең 7, 8, 10 сыйныф укучылары катнашып, технология дәресләрендә алган белем-осталыкларын күрсәттеләр. Бәйге шарты буенча егетләр агач эшләренә осталыкларын соскыч ясап, кызлар уңган-булганлыкларын алъяпкыч тегеп исбатладылар. Көнкүреш кирәк-ярагы булган соскыч ясауда егетләр хезмәтенә бәя матекриалның дөрес бөгелеше, размерлары, техника кагыйдәләре үтәлеше, сыйфаты һәм башка таләпләрне искә алып башкарылды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Инсаф Шаманов (Сабабаш төп мәктәбе) эше иң югары бәя алды, Гадел Нәҗипов (Олы Арташ мәктәбе) -2 урын, Данияр Мифтахов (Югары Симет мәктәбе) 3 урын яуладылар. Алъяпкычлар тегүгә бәя бирүдә оригинальлек, төгәллек, эзлеклелек, катлаулылык һәм башка үзенчәлекләр исәпкә алынды. Әлеге эшнең иң осталары булып Сәләтле балалар мәктәбеннән Галия Закирҗанова, Елена Максимова (Шәмәрдән лицее), Эльвира Газиянова (Шекше), Айгөл Мирзаһитова (Сатыш), Алинә Фәйзетдинова (Тимершык) танылдылар. Шулай ук конкурста катнашучы һәр укучының эше төрле номинацияләр буенча бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев