Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Халыкны сөйсәң, хезмәтеңне, иҗатыңны халыкка багышласаң, узең дә аның тарафыннан сөелерсең, халыкның мәхәббәтен казанырсың. мәктәбебездә кунакта чын мәгънәсендә татар халкын яратучы, үзенең тормыш юлын халыкка хезмәт итүгә багышлаган һәм нәкъ менә шуның өчен халкыбыз аны ихтирам иткән зур талант, бар күңеле моңга гашыйк халкыбыз сандугачы Ришат Төхвәтуллин булды. Укучылар аңа...


Халыкны сөйсәң, хезмәтеңне, иҗатыңны халыкка багышласаң, узең дә аның тарафыннан сөелерсең, халыкның мәхәббәтен казанырсың. мәктәбебездә кунакта чын мәгънәсендә татар халкын яратучы, үзенең тормыш юлын халыкка хезмәт итүгә багышлаган һәм нәкъ менә шуның өчен халкыбыз аны ихтирам иткән зур талант, бар күңеле моңга гашыйк халкыбыз сандугачы Ришат Төхвәтуллин булды.

Укучылар аңа төрле сорулар әзерләгәннәр иде. Ул чын күңеленнән аларга җавап бирде, үзенең иң яраткан җырларын башкарды, мәктәбебезнең җырчы-талантлары белән кызыксынды, укучыларга теләкләрен җиткерде. Аның белән бергә очрашуда шулай ук "Болгар радиосы" алып баручысы, һәрчак көләч йөзле, шат күңелле Саба егете Илфар Кәримов та катнашты. Очрашу азагында мәктәбебез директоры Ләйсән Рәкыйп кызы аларга иң изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу очрашу матур бер хатирә булып күңелебездә мәңге сакланыр!

Татар халкы моңнан яралган,
Керсез хисен көйгә салалган.
Мәхәббәттән илһам алалган,
Җырлап туймас дастаннары калган.
Татар халкы моңнан яралган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев