Төбәк авылы клубында шәхси эшмәкәр Фахим Бикмиев ярдәме белән "Уйнагыз, гармуннар!" исемле искиткеч концерт үтте.
Концертта яңгыраган җырлар барысы да тере тавыш белән, баян һәм гармунга кушылып җырланды . Сәхнәгә күтәрелгән артисталар - чыгышы белән Төбәк авылыннан булучылар, шулай ук Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары. Өч сәгатьлек программа тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.





Нет комментариев