Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында авыл хуҗалыгы техникалары яңартыла

-Район башлыгы Рәис Миңнеханов авыл хуҗалыгына зур игътибар бирә.

Киләчәккә планлаштырган эшләр дә барып чыгар дип уйлыйбыз, - ди Гафур Хәсәншин техникаларны яңарту, төзекләндерү турында. - Агымдагы елда республикада эшләп килүче 60х40 программасы буенча техникаларны яңарта алдык. Программада каралган түләүнең 40 процентын дәүләт, калган өлешен хуҗалыклар үзләре күтәрә. Быел барлыгы 25 миллион сумнан артык бәядәге техника алынды. Болар - тракторлар гына түгел, күбрәк фермалардагы механизмнарны яңарту, төягечләр һәм башкалар. Техника да искерә, ел дәвамында яңарту эшләре алып бару мөһим. Шушы программа буенча быел өч "Полесье" комбайны, бер чәчү комплексы алдык. Шушы көннәрдә биш МТЗ-82 тракторы алып кайтасы бар. Әмма боларны әле җитәрлек күләмдә дип әйтеп булмый. Соңгы елларда автотранспорт мәсьәләсе борчый. Чөнки яңа "КамАЗ" машиналары сатып алу мөмкинлеге юк, булганнары белән генә эшләп торабыз. Респуб­лика программалары ярдәме белән терлекчелек тораклары, машина-трактор парклары, мастерскойлар, бәрәңге саклау өчен базлар яңартыла. Барлыгы 34,29 миллион сумлык эш башкарылды. Мисалга, моңарчы банкротлыкка чыккан "Эзмә сөтчелек комплексы" "Игенче" җәмгыяте булып үзгәртелгәч, ел дәвамында зур эшләр башкарды. Яңа терлекчелек тораклары, складлар салынды. Шулай ук Тимершыкта иске бинаны төзекләндереп, Сөт бизнес академиясендә күләмле төзелеш эш­ләре бара. Биредә республикадан гына түгел, Россия, хәтта чит илләрдән дә белгечләр килеп укыту оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев