Технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабыннан районыбыз укучылары зур җиңүләр белән кайтты
Агымдагы елның 20-23нче февраль көннәрендә технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы булып узды. Әлеге бәйгедә безнең районнан 9 укучы катнашты. Сәләтле балалар мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Галимова Илсинә җиңүче, шул ук мәктәптән Газизова Гөлнәзирә, Закирҗанова Галия, Сунгатуллина Лиана, Галимуллина Алина (укытучылары: Валеева Р.Р.) һәм Сабабаш төп мәктәбеннән Шаманов Инсаф (укытучысы:...
Агымдагы елның 20-23нче февраль көннәрендә технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы булып узды. Әлеге бәйгедә безнең районнан 9 укучы катнашты. Сәләтле балалар мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Галимова Илсинә җиңүче, шул ук мәктәптән Газизова Гөлнәзирә, Закирҗанова Галия, Сунгатуллина Лиана, Галимуллина Алина (укытучылары: Валеева Р.Р.) һәм Сабабаш төп мәктәбеннән Шаманов Инсаф (укытучысы: Халилов Р.Х.) призлы урыннар алуга иреште.
Җиңүчеләрне зур уңышлары белән котлыйбыз! Аларга иҗади уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев