Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ТЕННИСЧЫЛАР ЯРЫШТЫ

29 апрельдә районыбызда мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында өстәл теннисы буенча республика беренчелегенә ярышлар булып узды. Бу көнне республиканың 12 районыннан килгән командада 86 спортчы көч сынашты. Мәдәният йорты спорт залында барган ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов башлап җибәрде. -Сезнең тырышлыкка һәм максатчанлыкка баш иям, - диде ул һәм мөмкинлекләре...

29 апрельдә районыбызда мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында өстәл теннисы буенча республика беренчелегенә ярышлар булып узды. Бу көнне республиканың 12 районыннан килгән командада 86 спортчы көч сынашты. Мәдәният йорты спорт залында барган ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов башлап җибәрде.

-Сезнең тырышлыкка һәм максатчанлыкка баш иям, - диде ул һәм мөмкинлекләре чикләнсә дә югары уңышларга иреш­кән спортчы район­дашларыбызның уңыш­лары белән таныштырды. Шәмәрдән егете, танылган теннис остасы Раил Галиәкбәровка "Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесен тапшырды.

Бәйгедә республиканың мөмкинлекләре чик­лән­гән­нәрнең физкуль­тура-спорт берләшмәсе рәисе Фәридә Сафиуллина, биатлон һәм чаңгы спорты буенча 4 тапкыр чемпион булган, "Атказанган спорт мастеры" Ирина Полякова, атказанган спорт остасы Рушан Миннегулов катнашты. Кояш кызы Ләйсән Зарипова үзенең дәртле биюләре белән катнашучыларны сәламләде.

Фәридә Сафиуллина Са­ба районында респуб­лика районнары арасында мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында спортның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Шул уңайдан район башлыгы Рәис Миңнехановка, тренер-оештыручы Рә­шит Кәримовка, башкарма комитетның яшь­ләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гариповка Рәхмәт хатлары тапшырды.

(Фотолар saby-rt.ru сайтында.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев