Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әти салган эздән [+фото]

Кыр эшләренең кайсы гына сезонында булмасын, техника янында күрәбез Зөлфәтне. Язын чәчүлек җир әзерли, урак вакытында комбайнга утыра, көзен кабат кырга чыга ул. "Саба" җәмгыятенең тырыш, хезмәт сөючән механизаторы Зөлфәт Мөбарәков яшь кенә булуына карамастан тырышлыгы һәм нәтиҗәле хезмәте белән зур ихтирам яуларга өлгергән.

2014 елда республикада узган Уңыш бәйрәмендә дә катнашты. Быелгы уракта "Челенджер" комбайнында 22 мең центнердан артык ашлык суктырып, беренчелеккә чыкты. Нәтиҗәле хезмәткә балачактан ук нигез салынган дисәк тә, ялгышмабыз. Мәктәптә укыганда каникул вакытында абыйсы белән бергәләп колхозда төрле эшләр башкара Зөлфәт. Солдат бурычын үтәп, ел ярым армиядә хезмәт итеп кайткач, 2009 елда чын-чынлап авыл хуҗалыгы техникасын иярли башлый.

-Зөлфәт ул өч яшьтән минем тракторга утырып йөрде, шуннан техникага һәвәсләнеп китте. Өченче класстан трактор кабинасында үсте. Тракторны ремонтлаганда карап торып серләренә төшенеп калды, - ди әтисе Илдус абый улы белән горурланып.

Илдус Мөбарәков үзе 40 елга якын ДТ-75 тракторын йөрткән, заманында XXI партсъезд исемендәге колхозда, соңрак "Тимершык" хуҗалыгында алдынгылыкны бирми хезмәт куйган механизатор.

-Авыл хуҗалыгы эшен­нән тыш, элек кышын юлларны кардан арындыру, елгадан вак таш төяү кебек эшләрне дә башкарасы иде, - дип сөйли Илдус абый.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлауга Кукмара районы Яниль һөнәр училищесына укырга китүенең хикмәте балачактан күңелгә сеңгән хезмәттә икән егетнең. Әти салган юлдан читкә тайпылмыйча, туган җир­дә төпләнеп калган. "Нива" комбайнында да эшләп алган. Хәзер гектарлаган кырларны куәтле чит ил техникасы белән берүзе эшкәртеп чыгарга мөмкин. Бер сезонда дүрт төрле техникада эшли. Сезон тәмамлангач та, эш бетми. Техниканы юып, тәртипләп кышкы саклау­га әзерли.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев