Киләсе атна башыннан, ә төгәлрәк әйткәндә, 31нче октябрьдән, республика мәктәпләрендә көзге каникуллар башланачак.
Балаларның яллары бер атнага сузылып, укулар 7нче ноябрьдән старт ала. Каникул чорында белем бирү учрежденияләре "тик тормаячак". Алдан расланган план нигезендә төрле түгәрәкләр эшчәнлекләрен дәвам итә, шулай ук укучылар өчен файдалы һәм кызыклы чаралар оештырылыр дип көтелә. Билгеле булганча, икенче чирек уку елы дәвамында иң кыска чирек дип исәпләнелә. Ул нибары 7 атна дәвам итәчәк.
Нет комментариев