Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Тоннель” операциясе нәтиҗәләре: руль артындагы исерекләр, "права"сызлар җаваплылыкка тартылды

Март аенда район юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу фактларын ачыклау максатында ике тапкыр үткәрелгән "Тоннель" профилактик чарасы барышында 300дән артык транспорт чарасы туктатылды.

Нәтиҗәдә 122 йөртүчегә административ беркетмә төзелде. Шул исәптән бер йөртүче аек булмаган хәлдә руль артына утырганы, 2се "права"сыннан мәхрүм ителгән килеш автомобиль белән идарә иткәне өчен җаваплылыкка тартылды. Кагыйдә бозулар шулай ук штрафны вакытында түләмәү, балалар өчен махсус утыргычсыз йөртү, иминлек каешын такмау, тизлекне арттыру, права булмаган килеш руль артына утыру, ОСАГО документы булмау һәм башкалар белән бәйле. ЮХИДИнең район бүлекчәсе киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген дә искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев