Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Туган якка кайттым әле менә" [+фоторепортаж]

Бетмәсә бетми икән әйтер сүзләр, булса да булыр икән онытылмас хатирәләр. Кукмара районының Байлангар авылында язучы-публицист Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның исемен мәңгеләштерүгә багышланган кичәнең өч сәгатькә якын дәвам итүе әнә шундый уйларга этәрде.

Әгәр кешенең сагындырырлык истәлекләре күп икән, ул халык күңеленә яхшы яктан гына кереп калган дигән сүз. Байлангар авыл китапханәсенә Тәлгат Нәҗмиев исеме бирелүе уңаеннан истәлек тактасы куюга багышланган кичәгә аны хөрмәт итеп кукмаралылар, сабалылар, бергә эшләгән, аралашкан хезмәттәшләре килгән, Казаннан язучылар, китап белгечләре кайткан иде. Тантаналы минутлар мәдәният йорты фойесында-китапханә ишеге өстенә урнаштырылган һәм "Байлангар авылы китапханәсенә язучы-журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгат Самат улы Нәҗмиев исеме бирелде" дип язылган истәлек тактасындагы ак япманы алудан башланды. Йөзе шатлыктан балкыган китапханәче Венера Хисмәтова авылдашы исемен йөрткән учреждениедә эшләү җаваплылыкны тагын да арттырачагы турында сөй­ләде. Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина үзенең чыгышында әйткәнчә, кичәнең тамаша залында балалар катнашында дәвам итүе тикмәгә түгел. Нәкъ алар авылдашлары белән горурлану хисләрен эстафета итеп алып, киләчәк буыннарга тапшыручылар булачак. Равия Кәримуллина: "Тәлгат Нәҗмиев авылына китаплары, иҗаты аша кайтты. Без аның белән аралаша алдык, уңышларына сөендек, күп чараларны бергәләп уздырдык. Ул гел безнең янәшәдә булды һәм истәлеге белән дә гел арабызда калачак",- дип сөйләгән икән, сабалыларга язучыга гомумән мәдхия укырга кала. Унҗиде яшеннән Шәмәрдәнгә эшкә килеп, Саба кешесе булып әверелгән, бар хезмәт юлын районыбызга, буш вакытын аның тарихын өйрәнүгә, китаплар чыгаруга багышлаган язучы турында, аны якташлары урынына күреп, озак еллар совет һәм хакимият органнарында эшләгән Нурислам Насыйбуллин, Югары Утар балалар йорты-интернаты директоры Имаметдин Гәрәев, "Саба таңнары" газетасы ре­дакциясе мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов, мә­дәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин, китап­лар авторлары Гөлс­инә Галимул­лина, Миннегөл Манихова әнә шундый рухта сөйләделәр дә, истәлекләре, күңел ха­тирәләре белән уртаклаштылар. "Миңа язмыш шулай язган булган, күрәсең, Тәлгат Саматовичтан соң аның эшен дәвам итәрмен дип һич тә уйламаган идем. Район газетасын 28 ел тарткан, зур хезмәт тәҗрибәсе булган, язучы булып танылган кеше урынына калуның никадәр җаваплылык йөк­­ләгәнен күз алдына китерәсездер. Эшли башлагач, Тәлгат Саматович үзенең киңәшләрен биреп, кирәк чакта ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын әйтте. Сүзендә тора белде, гел якыннан аралашып торды. Редакция кухнясын яхшы белгән кеше буларак, вакытыңны күп алмыйм, дип, әйтәсе сүзен әйтә дә, чыгып та китә торган иде. Үзе исән чагында ярдәменнән бер дә калдырмады, мин аңа бик рәхмәтле. Аны коллектив белән еш искә алабыз, редакция музеенда да шәхси әйберләренә, нәшер ителгән китапларына зур урын бирелде. Сезне якташыгызны ике район - сабалылар һәм кук­маралылар хөрмәт итә, ул хәзер дә безгә ки­­рәк",- дип сөйләде мөхәр­риребез.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев