Өченче ел рәттән 1-4 сыйныфларда укучы балалар республика күләмендә барган "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында узган бәйгедә актив катнашалар.
Быел да уку елы буе көндәлектәге, көндәлекнең электрон порталындагы биремнәрне үтәп, төрле бәйгеләрдә катнаштылар, республикабыз мәдәният оешмаларына төрле мәдәни чараларга йөрделәр.
Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында "Иң яхшы мәдәни көндәлек" проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып үтте, анда нәни райондашларыбыз да катнашты.













Нет комментариев