Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Узган атнада Сабада балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды

6 октябрьдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Анда РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 16 административ беркетмә каралып, гаиләдә ата-аналар тарафыннан бала хокуклары бозылу фактлары тикшерелде. Материалларның сигезе гаиләдә эчкечелек белән шөгыльләнү сәбәпле, үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарга кагылышлы иде. Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүче ир белән хатынның үзара килешә алмавы, шуның нәтиҗәсендә балаларына начар йогынты ясау мәсьәләләре каралды. Әни кешегә баласы язмышына салкын караганы өчен 300 сум штраф чарасы кулланылды. Шәмәрдән лицееның ике укучысына 22.00 сәгатьтән соң урамда йөргәннәре өчен полиция хезмәткәре беркетмә төзегән. Моның өчен аларның әниләренә кызарырга туры килде. Килдебәк авыл җирлегеннән булган ир-ат гаиләдә даими эчкечелек белән шөгыльләнгәне өчен бер ел эчендә 7 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Яман гадәтен ташлый алмаган ата кешенең бала тәрбияләү хокукын вакытлыча чикләү буенча материал судка тапшырыла.
Социаль яклау бүлегенең социаль-тернәкләндерү консилиумы (МСРК) гаризасы нигезендә билгеләнгән вакыт эчендә үзләрен уңай яктан күрсәткән ике гаилә ведомствоара учеттан төшерелделәр. Комиссия рәисе урынбасары Таһир Шәрәфиев профилактик эшчәнлек субъектларына социаль яктан авыр даирәдә калган гаиләләрне ачыклау, алар белән эшчәнлекне тагын да камилләштерүне сорады. Һәр балигъ булмаган баланың гаиләдә тиешле шартларда, ата-ананың ныклы тәрбиясендә үсәргә тиеш булуы тагын бер кат ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев