Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Җәяүле сукмагы” ункөнлеге

Республикада 10 октябрьдән "Җәяүле сукмагы" профилактика чарасы башланды. Максаты - автомобиль бәреп китүчеләр санын киметү, кешеләрне юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булырга өндәү.

Агымдагы елның 9 аенда республикада җәяүлеләрне таптатуның 1233 очрагы теркәлгән, шуның 443е турыдан-туры "Зебра"ларда килеп чыккан. Саксызлык 78 кешенең үлеменә китергән, 13 кешенең гомере "җәяүлеләр сукмагы"нда өзелгән. Бәхетсезлек очраклары нәкъ менә октябрь аенда арта башлаган. Фаҗигаләрне булдырмау максатында 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк ункөнлектә ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт йөр­түчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бир­мәү очракларын ачыклауга контрольлекне көчәйтәчәкләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре "Иминлек атналыгы"нда як­тылык кайтаргычлы киемнәрне популярлаштыру максатында чаралар оештырдылар, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында үткәрелгән ата-аналар җыелышларында кат­наштылар, ЮИД отрядлары белән очраштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев