Ялган җитәкчеләрне җәза көтә
Соңгы вакытта салым органнарында оешмаларны номиналь җитәкчеләр исеменә теркәү очраклары артты.
Номиналь җитәкче - ул символик бүләкләү хакына теркәү вакытында үзен директор яки гамәлгә куючы итеп күрсәтсеннәр өчен паспорт мәгълүматларын бирергә риза булган кеше. Әмма оешма җитәкчесе булуга паспорт мәгълүматларын бирүчеләр һәм ниндидер документларга имза куючылар әлеге оешма эшчәнлеге өчен җавап бирергә туры киләчәген оныталар. Бу очракта сүз административ кына түгел, ә җинаять җаваплылыгы кузгатылуы ихтималы һәм зур суммада штрафлар турында бара.
Әгәр кеше шәхесе турында документларны яки ышаныч кәгазен юридик затны бердәм дәүләт реестрына ялган җитәкче булып теркәлүгә мәгълүмат буларак бирә икән, аңа җинаять җаваплылыгы каралган. Җәза чарасы 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яки 180нән 240 сәгатькә мәҗбүри эшкә, яисә 2 елга кадәр төзәтү эшләренә тартылу булырга мөмкин. Мондый фактлар турында районара салым инспекциясенә (884362) 2-33-56; 2-38-50 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев