Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яшьләр кайта

Авыл хуҗалыгына яшьләр килми дип сөйләү үткәннәрдә калды кебек.

Район хуҗалыкларында терлекчелек комп­лексларында, кырларда йөргәндә дә яшьләр белән еш күрешәбез. Алар белән аралашканда эш шартларыннан канәгать, иң мөһиме, торак шартларын яхшыртып йорт төзүләренә сөенәләр. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алган егет-кызларның туган авылларына эшкә кайтуы да шушы уңайлыкларга бәйле. Әйтик, быел хуҗалыкларга югары уку йортын тәмамлап ике агроном, бер инженер кайткан.

- Белгечләргә тиешле шартлар булдыру буенча ныклап эшлисе бар, хезмәт хакларын күтәрергә кирәк. Мөмкинлектән чыгып, төрле яклап эш алып барырга тырышабыз. Хезмәт хак­ларын эшнең нәтиҗәсенә карап түләү, аларга техника бүлеп бирү, торак шартларын яхшырту, министрлык тарафыннан бирелә торган ташламалы түләүләр буенча да эш алып барыла. Кырларда эшләгән механизаторларны хәзерге вакытта уллары алыштыра, фермерлык хуҗалыкларында да әти-әнисенең эшен дәвам итүчеләр бар. Белгечләр, тулаем алганда, җитәрлек, әмма аларның квалификациясен күтәрергә кирәк, - ди идарә начальнигы. -Терлекчелектә ике сменалы эшкә күчеп, терлекчеләрне ял иттерүне оештыра алдык. Игенчелек тармагында да, кыр эшләре вакытында ике сменалы эшне оештыруны җайга саласы бар. Белгечләр заман таләпләренә җавап бирерлек нәтиҗәгә ирешсен өчен, алдынгы эш тәҗрибәсе булган хуҗалык белгечләреннән тагын да күбрәк өйрәнергә туры килә. Шушы көннәрдә хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнар белән биотехнология буенча яңалыкларны өйрәнү максатыннан Пенза өлкәсенә барып кайттык. Үзебезнең эштә куллану өчен яңалыклар бик күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев