Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өйдән-өйгә мошенниклар йөри

Соңгы вакытта Татарстанда үзләрен пенсия фонды хезмәт­кәрләре итеп тәкъдим иткән кешеләрнең фатирларга (йортларга) килеп кереп, төрле сылтаулар белән шәхси документлар (СНИЛС, паспорт һәм башкалар) күрсәтүләрен сорау очраклары теркәлгән.

Мондый эш практикасы чынбарлыкта пенсия Фондының Татарстан бүлеге һәм районнардагы идарәләре хез­мәткәрләренә һич кенә дә хас түгел. Фонд белгечләре өйдән-өйгә йөрми һәм халыкны пенсиянең тупланма өлешен формалаштыру юлларын сайлауга мәҗбүр итү юнәлешендә эш алып бармый.

Гражданнарны кабул итү районнардагы идарәләрнең клиентлык хез­мәтендә һәм күчмә кабул итүләр оештырылганда мах­сус (мобиль) автомобильләрдә генә башкарыла. Барлык хезмәткәрләр Пенсия фонды таныклыгына ия һәм кешеләрнең таләбе буенча алар аны күрсәтергә бурычлы, дип хәбәр итәләр Пенсия Фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев