Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Йөрәге тулы моң [+фото]

Узган ел Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбе ачылуга 50 ел тулды. Күпләрнең сәнгатькә чишмә башы булган әлеге мәктәптә Раилә Газиз кызы Фатыйхова укучыларны 36 ел баян серләренә төшендерә.

Бу еллар эчендә Раилә ханым җитәкләгән баян сыйныфын 150ләп укучы тәмамлап, аларның күбесе алдагы тормышларын сәнгать белән бәйли. Сиксәненче еллар башында, балаларны баян сыйныфына өйдән-өйгә йөреп эзләп табарга туры килсә, озак та үтми, моң дөньясы малай-кызларны бик тиз үзенә тарта. Башкаларга ияреп яисә әти-әни үгете белән генә кызыксынып килгән балалар үзләре дә сизмәстән галиҗәнап авазлар дөньясының серләрен чишә башлыйлар. «Музыканы аңлый белгән кеше дөньяны бүтәнчә күрә, мин аларны иң бәхетле кешеләр дип саныйм. Музыка кешене үзгәртә, канатландыра, үз-үзенә ышаныч уята. Һәрбер эзләп табылган аваз зур ачышка әйләнә. Балаларны класска туплаганда ниндидер конкурслар аша сайлап алмыйм. Бары тик мөмкинлекләрен генә өйрәнергә тырышам. Минем иң элек әти-әниләргә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Үзара аңлашып, аларның теләктәшлеге белән эшлә­мәгәндә уңышка ирешеп булмый.Сәнгать тик торганны яратмый, гел үз өстеңдә эшләп торырга кирәк», - ди тәҗрибәле мөгаллимә. Үзе дә белемен даими камилләштереп тора, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап кайтканнан соң, үзенең белгечлеге буенча яңадан музыка училищесында да укый.

Тулы язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев