Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өздерә бит үзәкләрне Шытсуның гармунчы егете

Бүгенге яшьләр нишли? Күбесенең кулында планшет, смартфон.

Вакытларын бушка уздырып йөрүчеләре дә юк түгел. Әмма шулар арасында шөгыльләре белән яшьтәшләреннән аерылып торучылар да бар. Түбән Шытсу авылында яшәүче Нияз Нургалиев та шундыйлардан.

Февраль аенда республикада узган "Дулкыннар" республика фестивалендә дә аның чыгышына күпләр сокланды. Музыка уен коралларында уйнаучы егеткә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Музыка уен кораллары белән кызыксынуга кем этәргеч ясады?

-Кызыксыну иң элек үземдә туды. Иң беренче дәресләрне Илшат абый Шәрифуллиннан алдым. Һәм хәзерге вакытта да аннан күнекмәләр алам.

-Нинди музыка уен коралларында уйный беләсең?

-Тальян, хромка, баян, кубыз, курай сорнайда уйный беләм.

-Сәнгатьне ни өчен якын иттең икән?

-Сәнгать ул иң беренче чиратта үз-үзеңне тәрбияләү. Барысы да КВНнан башланып китте. Ике ел рәттән КВН уенында районда чемпион исемен алдык.

-Киләчәккә хыялың?

-Татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калуга үземнән өлеш кертәсем килә.

Видеооператор Зәмирә Сәмигуллина.

Ләйсән Мусина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев