Казанда беренче татар мюзиклы төшереләчәк. Сценарийны Марат Кәбиров язган. Мюзиклны Илшат Рәхимбай төшерәчәк. Артистлар сайланган, әмма әлегә финанслар ягы хәл ителмәгән. Әлегә фильмның тизеры әзерләнәчәк. Мюзиклның эшче исеме – “Әпипә”.
Сюжетның үзәгендә – “Әпипә” исемле кызлар музыкаль төркеме һәм аларның гастрольләре. Мюзиклда нигездә эстрада артистлары катнаша.
Анда Дилә Нигъмәтуллина, “Зөләйлә” кызлары, Алсу Әбелханова һәм башкалар төшәчәк. Җырчы кызларның шоферы ролендә – Фирдүс Тямаев.
Фото: скриншот инстаграм
Нет комментариев