40 минутлык камыр ясау рецепты
Хуҗабикәләргә киңәшләр...
Ял көннәрендә гаиләбезне тәмледән-тәмле, татлыдан-татлы камыр ризыклары пешереп сөендерергә ярата татар хатын-кызлары, хуҗабикәләре. Менә сезгә дә 40 минут эчендә өлгерә торган камыр ясау рецептын тәкъдим итәбез.
Камырны ясау өчен:
2 стакан су
0,5 стакан сыек май
Яңа чүпрә 40-50 гр
4 кашык шикәр (аш кашыгы белән)
1 чәй калагы тоз (чәй калагы белән)
Кирәгенчә он
Камырны басабыз, бик тыгыз да булырга тиеш түгел. Камырның өстен каплап, 40 минутка алып куябыз. Камырны барлык камыр ризыкларына да кулланырга мөмкин. Пешергән ризыкларыгыз тәмле булсын!!!
Чыганак: Ясалма фәһем
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев