Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Алма инфаркттан саклый

Холестеринның ике төрле булуын беләбез инде: ЛПВП (югары тыгызлыктагы) – яхшы, ә ЛПНП (түбән тыгызлыктагы) дигәне начар. Британия галимнәре уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә, көнгә ике алма ашауның начар холестеринны киметүе ачыкланган. Шулай итеп, инфаркт яки инсульт булу ихтималын азайтырга мөмкин.

   Ридинг университеты галимнәре 8 атна дәвамында 40 кешене тикшергән. Тәҗрибәдә катнашучылар көн саен ике алма ашаган, ә табиблар аларның канындагы начар холестеринны үлчәп торган. Нәтиҗәдә холестерины югары булган кешеләрнең ЛПНП күрсәткече 4 процентка кимегән. Шулай ук катнашучыларның кан тамырлары да яхшырган: сыгылмалылыгы арткан һәм киеренкелеге әзәйгән.

    Димәк, йөрәк өянәге булмасын һәм кан басымы күтәрелмәсен өчен, һәр көнне ике алма ашарга кирәк. Тик табиблар алмаларны башка азыклар белән кушмыйча, аерым гына – төп тукланулар арасында ашарга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X