Бакчачы ярдәмчесе
Барыбызга да таныш камка (божья коровка) талпаннар, суалчаннар һәм үсемлекләрнең корткыч бөҗәкләре белән туклана.
Табигатьтә зарарлы бөҗәкләр күп, ләкин файдалылары да бар. Барыбызга да таныш камка (божья коровка) талпаннар, суалчаннар һәм үсемлекләрнең корткыч бөҗәкләре белән туклана. Бу беренче карашка сөйкемле бөҗәкләр табигый ерткыч булып исәпләнә, алар корткычларның популяциясен пестицидлар кулланмыйча гына контрольдә тоталар. Олы камкалар көн дәвамында 60 тан 100 гә кадәр бетләр һәм талпаннар, йомшак тәнле бөҗәкләр, кандала һәм күбәләкләр йомыркаларын ашыйлар. Бу гаҗәеп коңгызларның личинкалары сәгатенә 40ка кадәр бетне юк итә.
Бакчачы ярдәмчеләрен җәлеп итү өчен мәтрүшкә, меңъяфрак, пижма, кинза, укроп чәчәргә кирәк. Бөҗәк, болардан тыш, колорадо коңгызы белән көрәшә, аның личинкаларын ашый.
Камкаларның популяциясе экосистеманың тотрыклылыгын саклауда, бигрәк тә авыл хуҗалыгында мөһим элемент буларак, кеше тарафыннан игътибарга лаек.
Рәис Фәттахов,
Россельхознадзорның республика идарәсе дәүләт инспекторы.
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев