Саба таңнары

Сабинский район

18+
Киңәшләр

Чәчәк түтәлләрен кышка әзерлибез

Сентябрьдә чәчәк түтәлендәге 10 иң мөһим эш

1. Суганчалы үсемлекләр утыртыгыз

Сентябрь язын һәм җәйнең беренче яртысында чәчәк ата торган суганчалы үсемлекләр утырту өчен менә дигән чор. Алар өчен алдан ук кояшлы урында түтәлләр әзерләгез. Аның туфрагы яхшылап йомшартылган һәм ашламалар кертелгән булырга тиеш. Шуннан соң суганчаларны утыртыгыз. Шуны исегездә тотыгыз: суганчалы үсемлекләрнең үсеп җәелеп китә торган гадәте бар. Шуңа күрә һәркайсына запас урын калдырыгыз.

2. Күпьеллык чәчәкләрне бүлегез һәм күчереп утыртыгыз

Сентябрьнең беренче яртысында күпьеллык чәчәкләрне ишәйтү белән шөгыльләнегез. Моның өчен берничә ел үскән куакны җирдән казып алыгыз һәм тамыр-сабакларын, яңадан үсеп китә торган бөре һәр кисәктә калырлык итеп, өлешләргә бүлегез һәм яңа урынга утыртыгыз. Беренче елны алар чәчәк атмаска да мөмкин, һәм чәчәк түтәлен шуны исәпкә алып планлаштырыгыз.

3. Берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыегыз

Кашкарый, космея, цинния, бәрхет гөл һәм сентябрь аенда бакчаны бизәп торган башка берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыярга һәм сакларга кирәк. Бу язын акчагызны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә, күршеләрегез белән күңелегезгә хуш килгән чәчәк орлыклары белән алмаша алачаксыз. Иң мөһиме, орлыкларны җыеп кына калмыйча, яхшылап киптерергә, кәгазь пакетларга салырга, кайсында нинди чәчәк саклануын язарга һәм язга кадәр югалтмаска кирәк.

4. Чәчәк түтәлләрен чистартыгыз һәм мүлчәләгез

Салкын һәм яңгырлы көннәр башланыр алдыннан чәчәк түтәлләрен тагын бер тапкыр утарга кирәк. Саргайган һәм кипкән күпьеллык чәчәкләрне кисегез, декоративларын исә тагын берникадәр вакытка калдырыгыз. Чәчәк түтәлендәге туфракка 5-8 сантиметр калынлыгында мүлчә җәегез. Бу чәчәкләрне салкыннар һәм корткычлардан саклаячак.

5. Көзге ашламалар кертегез

Башка үсемлекләр кебек үк, көзен күпьеллык чәчәкләр дә калий, фосфор һәм магнийга мохтаҗ. Чәчәк түтәлен тукландыру һәм аңа көч бирү өчен ашламаларны ике тапкыр – сентябрь һәм октябрь башында кертергә кирәк. 10 литр суга 25 грамм суперфосфат, 1,5 аш кашыгы калимагнезий һәм 2,5 грамм бор кислотасы кушып ясалган эремә яхшы вариант булачак.

6. Суганча бүлбеләрен казып алыгыз һәм саклауга куегыз

Канна, дәлия, гладиолус, карабодай гөле һәм безнең киңлекләрдә кышламый торган башка суганчалы үсемлекләрне, чәчәк атып бетергәч һәм яфраклары корыганнан соң, казып алырга кирәк. Моны коры көнне эшләү зарур. Суганча һәм бүлбеләрне шунда ук сортларга аералар, марганцовка белән авыруларга каршы эшкәртәләр, базга яки суыткычка саклауга куялар.

7. Контейнерларга утыртылган үсемлекләрне кышка әзерләгез

 

Әгәр сезнең участокта контейнерларга утыртылган үсемлекләр бар икән, аларны да кайгыртырга вакыт. Аларның кайберләрен өйгә кертергә, икенчеләрен – салкынча караңгы урынга урнаштырырга, өченчеләрен исә ачык туфракка утыртып, яхшылап томаларга кирәк. Ничек кенә булмасын, аларны сентябрь ахырыннан соң ачык һавада калдырырга ярамый – төнге кыраулар тамыр системасына зур зыян китерергә мөмкин.

8. Лианаларны кисегез

Бүген һәр участокта диярлек клематис, каприфоль зелпесе һ.б. үрмәле үсемлекләрне очратырга мөмкин. Көзен аларны төрләренә карап кисәргә яки терәкләрдән алып капларга кирәк. Терәкләрдә кыш чыга торган талымсыз лианалар да бар, әлбәттә. Әмма алар әллә ни күп түгел.

9. «Тере читән»не формалаштырыгыз

Әгәр сезнең участокта «тере читән» бар икән, көзен аны формалаштырырга кирәк. Корыган һәм яшь үрентеләрне, тиешле юнәлештә үсми торган ботакларны кисеп алыгыз, шуннан соң читәнне тигезләгез. Беренче тапкыр эшләгәндә, тигезлеген билгеләр өчен, янында вертикаль асма яки рабица челтәре урнаштырырга мөмкин.

10. Газонны кисегез һәм ашлама кертегез

Участокта чирәмлек яки газон бар икән, салкыннар башланганчы үләнне соңгы тапкыр чабып алырга, үсемлек калдыклары һәм чүп үләннәреннән арындырырга, яңгыр яумаган очракта атнасына бер тапкыр сугаруны дәвам итәргә кирәк. Сентябрь аенда газонга 1 квадрат метрга 50-70 грамм исәбеннән суперфосфат һәм 1 квадрат метрга 20-30 грамм исәбеннән калий сульфаты кертәләр. Шулай ук коры көнне махсус тырма яки гадәти бакча сәнәге ярдәмендә аэрация үткәрү зарур. Газонны һәр 30 сантиметр саен 10-12 сантиметр тирәнлектә тишеп чыгыгыз, шуннан соң берничә көн өстеннән йөрмәгез.

 Шуны истә тотыгыз: хәтта сентябрь дә җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасындагы эшләрне төгәлләр өчен соңгы ай түгел. Алда әле шактый тир түгәсе бар.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/sentyabr-aenda-n-rs-eshl-rg-il-k-imesh-yashelch-bakchasy-m-ch-ch-k-t-t-lend-bashkarylyrga-tieshle-30-i-m-im-esh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев