Саба таңнары

Сабинский район

16+
Киңәшләр

Яңа ел алдыннан истә тотарга кирәкле 5 киңәш

Яңа елга бер атна чамасы вакыт калып бара...

1. Яңа елга бурыч белән кермәгез. Көтеп торырга риза булсалар да, мөмкин булганча, бурычыгыздан котылырга тырышыгыз. 

2. Йомгакларга мөмкин булган эшләрегезне, әле ашыгыч түгел дип, киләсе елга калдырмагыз. Ярты юлда яки очына чыгып җитәргә аз гына калган эшләр сезнең кәефегезне кырып торыр, тәмамланмаган эш – нәкъ бурыч шикелле ул. 

3. Өегездә, машинагызда тәртип салыгыз. Сүз юып, тузан сөртеп чыгу турында гына түгел. Артык, ватык яки кулланылмый торган әйберләрдән арыныгыз. Бу шулай ук күңелгә канәгатьлек бирә торган нәрсә.

4. Яңа елны бергә каршылый торган якыннарыгызга бүләк алыгыз. Монда сүз ниндидер зур бүләкләр турында бармый, дөя генә түгел, энә дә бүләк икәнне онытмыйк.

5. Киләсе елга хыялларыгызны язып куярга онытмагыз! Нәкъ менә деталенә кадәр уйлап, күзаллап язылган хыяллар материальләшә, ди психологлар. Сан буенча чикләүләр юк, рәхәтләнеп хыялланыгыз, теркәп куегыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев