Саба таңнары

Сабинский район

16+
Киңәшләр

Көзге депрессиядән ничек котылырга?

Җылы җәйге көннәрне салкынча, болытлы көннәр алмаштыргач ук без авитаминоз, көзге депрессия, хандра сүзләрен ешрак әйтә, ишетә башлыйбыз. Бу халәттән чыгу юллары бармы, нишләргә кирәк?

  Гадәттә, кояш әзрәк күренә, яңгырлар ява башлагач, безне күңел төшенкелеге били. Эшлисе килмәүнең, кәеф юклыкның да гаебен көзгә ташлыйбыз. "Миндә көзге хандра, депрессия", дип, җылы юрганга төренеп, тәмле каһвә эчеп, өйдә китап кына укып ятасы килгән чаклар һәркемнең дә булгандыр.

Көзге депрессиянең  билгеләре нинди? Менә алар:

  • тормышның рәхәтен тапмый башлау;
  • сәбәпсез сагыш хисе;
  • елыйсы килү;
  • хроник авыруларның көчәюе;
  • ашыйсы килмәү яки киресенчә ачлык хисе;
  • ярсучанлык;
  • үзең белән риза булмау, башкаларга да тәнкыйди караш;
  • йоклап булмау;
  • эш сәләте кимү;
  • тиз ару;
  • ялгызлыкка омтылу;
  • интим тормышка кызыксыну кимү (аеруча ирләрдә).

Табиблар ни киңәш итә?

Табиблар, көзге депрессия башланды дигәнне сәбәп итеп, үзлектән төрле дарулар (психотроп, кәефне күтәрә торган) куллана башлауны зыянлы дип саный. Валериана,сукыр кычыткан, үләннәр төнәтмәләре белән генә чикләнегез. Сары мәтрүшкә, юкә чәчәге, гөлҗимеш, дүләнә, камыр агачы (боярышник), чамбыр (чабрец) төнәтмәләре файдалы. Табиблар билгеләмәгән даруларны эчеп, организмыгызга зыян салуыгыз бар.

Иң мөһиме: көзге хандра башланса, үз эчегезгә бикләнмәгез, андый якыннарыгызны да ялгыз калдырмагыз. Андый кешеләргә физик шөгыль табарга тырышыгыз. Вакытында йоклау да мөһим. Банан, финик, чикләвек, якты төсләрдәге яшелчә, җиләк-җимеш, шоколад, суүсемнәрдән төрган салатлар ашагыз. Шулай ук грейпфрут, әфлисун, кишер сулары файдалы.

Көзге депрессия даими була икән, аңа җәй азагыннан әзерләнә башларга кирәк. Көзгә үзегезгә шатлык китерергә мөмкин булган шөгыль табыгыз һәм җәй азагында шуңа керешегез.

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев