Күрәгә нидән файдалы?
Киңәшләр

Күрәгә нидән файдалы?

Аның шифасы турында ата-бабалар борын-борыннан белгәннәр. Бүген без тәкъдим иткән рецепт сезгә, мәсәлән, картайганчы күзләрегезнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәр.

Аның шифасы турында ата-бабалар борын-борыннан белгәннәр. Бүген без тәкъдим иткән рецепт сезгә, мәсәлән, картайганчы күзләрегезнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәр.

   Шулай итеп, 100 грамм күрәгә өстенә капланырлык итеп кенә яңа кайнап чыккан суны салыгыз да, 1 сәгать дәвамында төнәтегез. Аннан күрәгәне ваклап турап, шуңа вак итеп уылган кишер һәм 1 аш кашыгы шикәр оны салып, яхшылап болгатыгыз. Бу – бер көнлек микъдар. Көн дәвамында шушы тәмле даруны аз-азлап ашап бетерегез.

   Әлеге тәмле дә, шифалы да катнашма белән елына ике тапкыр, берәр ай дәвамында сыйланыгыз.


Нет комментариев