«Кыяр орлыкларын, тизрәк үссеннәр өчен, туфракка түгел, ә пычкы чүбенә утыртам» ди һәвәскәр бакчачы
Бездән киңәш- сездән эш
Кыяр орлыкларын, тизрәк үссеннәр өчен, туфракка түгел, ә пычкы чүбенә утыртам. Чәчәр алдыннан, пычкы чүбен кайнар су белән ике тапкыр пешекләп алам. Андагы бактерияләр, гөмбәчекләр һәм зарарлы микроорганизмнарны юкка чыгару өчен кирәк бу. Савытка 4 сантиметр калынлыкта тутырам һәм, бүртсен өчен, өстенә җылы су агызам. Аерым савытка бераз гына пычкы чүбе, су салам. Монысы орлыкларны күмү өчен кирәк. Шуннан теге савытка орлыкларны чәчеп, агач чүбе белән күмәм. Тишелеп чыкканчы, полиэтилен белән каплап тотам. Су сибеп торам. Кыярны, өч яфраклы булуга, туфракка күчереп утыртам. Фәридә Гаффарова. Казан
Чыганак: © Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев