Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Октябрьдә бакча эшләре

Җимеш агачларын, куакларны кышка әзерлибез

  Җимеш агачлары һәм куаклары төпләре тирәләрендәге туфракны казып чыгуны төгәлләгез (органик һәм минераль ашламалар кертеп). Бары тик каты корт (проволочник) белән зарарланган участокларны гына (әгәр булса) соңгарак калдырып, җир туңа башлагач казырга мөмкин. Бу очракта каты корт һәлак була. Агач төбе тирәсендәге туфракны черемә, торф яисә тирес белән каплагыз.

Октябрьнең икенче декадасында агач һәм куакларга мул итеп су сибегез, кимендә 60 см тирәнлектә туфракны дымландырырга тырышыгыз. Бу алым кыш көне агачларның тамыр системасының туңуын киметә. Җимеш агачларының кәүсәләрен һәм скелет ботакларын корыган кабыклардан, мүк һәм лишайниклардан чистартыгыз. Аннары 5 процентлы тимер купоросы эремәсе белән бөркегез (9-10 литр суга 500 гр исәбеннән). Җиләк куаклары антракноз яки тутык авыруы белән зарарланган булса, 3 процентлы бордос сыекчасы эремәсе яисә тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә кирәк.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев