Җәйбикә чибәр итә
Киңәшләр

Җәйбикә чибәр итә

Петрушкадан битлек ясыйбыз.

         Петрушканы җыеп юабыз һәм вак итеп кенә турыйбыз. Аннан соң өстенә кайнар су яки сөт салып, төнәтәбез. Бер-ике минут кайнатып алырга да мөмкин. Суынгач,  сөзеп алабыз һәм барлыкка килгән ботканы калын итеп биткә ягабыз. Битлекне 15-20 минут тотарга һәм юып төшерергә кирәк. Сөзелгән суын исә тоник буларак кулланырга була.

       Искәрмә: петрушка кулланганнан соң бит тиресе ультрафиолетка бик сизгер була. Шуңа күрә мондый битлекне  кич кенә ясарга киңәш ителә.

 


Нет комментариев