«Хезмәтен бизәүче гүзәл зат»
Фотоконкурс
7️⃣“Күчмә язылышу тантанасы - туй мәҗлесенең иң дулкынландыргыч һәм иң җаваплы өлеше - ике яшь йөрәкнең мәңгегә бергә кушылуы, язмышларын бергә бәйләве.
Сеңлем, Шигабиева Ләйсән Фәрид кызы, әлеге өлкәдә бик яратып хезмәт куя. Аның ягымлы тавышы, һәр кешенең күңел кылларын тибрәндерерлек итеп оста алып баруы яшь парларның күңелләрендә озак сакланыр әле.
Яңа гаиләләрнең иң мөһим вакыйгаларында катнашуында һәм билгеле бер дәрәҗәдә, андагы тылсымлы хис-кичерешләрне тудыручы булуына бик шатмын”.
Яраткан эшендә зур уңышлар теләп, апасы Диләрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев