Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Корруциягә - юк, дибез!

Ришвәтче җитәкче булмасын

Ришвәтчелек, беренче чиратта, ке­ше­нең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Ул – кешенең акылын, намусын, оятын юкка чыгара торган җинаять төрләренең берсе.

Нинди генә чорда бул­са да, ришвәтчелек кешедәге уңай сыйфатларга тискәре йогынты ясый. Аларда тагын да күбрәк акча, байлык туплау фикере туа. Кеше үзенең “ришвәтчелелек сазлыгы”на кереп киткәнлеген сизми дә кала.

Үз хезмәт урыныннан явызларча файдаланган, акча колы булган кешеләр олы дәрәҗәгә лаек түгел, аларны җитәкче булып эшләүдән азат итәргә кирәк дип саныйм. Ятим балалар, инвалидлар өлешенә кул сузучыларга кануннар катгый булырга тиеш.

Азалия Бәшәрова

         Шәмәрдән “Үсеш” лицее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев