Баш мөхәрриребезне туган көне белән котлыйбыз!
Бүген безнең баш мөхәрриребез Исмәгыйлов Рөстәм Гәбдерәүф улының туган көне!
Бүген баш мөхәрриребез Исмәгыйлов Рөстәм Гәбдерәүф улының гомер бәйрәме!
Беркайчан да беркемгә дә авыр сүз әйтмәс, йомшак итеп кенә киңәшен бирер, ярсыганнарны ипләп кенә тынычландырып җибәрер. Һәрбер кешенең иң яхшы ягын күреп, аның иҗади потенциалын тоеп эшләүче, вакыты-вакыты белән уйчан, шаян, сабыр, җитди, кешелекле Рөстәм Гәбдерәүфович!
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле, хәерле, тигез, озын гомер юлы, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез. Барлык уй-хыялларыгыз да тормышка ашсын. Гел шулай елмаеп, борчуларга бирешми, хәсрәтләрне белми, зарланмый, шатланып, барыбыз өчен дә матур үрнәк булып яшәгез, эшләгез!
Иң изге теләкләр белән, «Саба- информ» коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев