Бүген Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның туган көне
Хөрмәтле Рәис Нургалиевич!Сезне туган көнегез белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Рәис Нургали улы! Сезне гомер бәйрәмегез – юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз!
Сез туган җирегездә зур хөрмәт казанган шәхес. Районыбызның динамик үсешенә, аның сәнәгать һәм аграр тармак икътисадын ныгытуга, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Һәркемгә үрнәк гаиләгез эстафетасын кабул итеп, хезмәт юлыгызны урман хуҗалыгын күтәрүдән, аның табигый байлыкларын ишәйтүдән башладыгыз, сайлаган һөнәрегездә профессионал белгеч булып танылдыгыз. Гаять җаваплы эшкә – район белән җитәкчелек итүгә алынгач та, үзегезне оста оештыручы итеп күрсәттегез, министрлыклар, инвесторлар, партнерлар белән эшлекле элемтәләр, җылы мөнәсәбәтләр урнаштыра, уңай атмосфера тудыра алдыгыз. Төбәгебезнең киләчәге белән бәйле булган дөрес карарлар кабул итә белүегез һәрчак югары бәяләнә. Компетентлык, максатчанлык, эш өстенлекләрен билгели һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешә белү сезгә хас сыйфатлар. Районда сезнең башлангыч белән күләмле инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, республика һәм федераль программалар уңышлы эшләп килә. Яңа социаль биналар, торак йортлар төзелә, юллар салына, торак пунктлар төзекләндерелә. Боларның барысы да сабалылар тарафыннан киң хуплау таба. Халык сезне сәләтле җитәкче һәм оста оештыручы буларак кына түгел, ә игелекле, ярдәмчел һәм кешеләргә игътибарлы шәхес буларак та югары бәяли. Һөнәри осталыгыгыз, җитәкчелек итүдәге бай тәҗрибәгез, кешеләр белән уртак тел таба белүегез һәм һәр мәсьәләгә җаваплы карашыгыз хезмәттәшләрегезнең дә, район халкының да ихтирамын казанырга ярдәм итә. Сезнең төпле фикер йөртүегез, алдан күрүчәнлегегез һәм нәтиҗәле эшчәнлегегез районның тотрыклы үсешенә ныклы нигез булып тора.
Һөнәри осталыгыгыз, җитәкчелек итүдәге тәҗрибәгез, югары эшлекле һәм шәхси сыйфатларыгыз киләчәктә дә районыбыз һәм республика үсеше өчен юнәлдерелсен. Сезгә ихлас йөрәктән барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар, зур җиңүләр, ныклы сәламәтлек, гаиләгезгә иминлек телибез! Алдагы елларда да районыбызның тагын да чәчәк атуы хакына нәтиҗәле эшчәнлегезне дәвам итәргә насыйп булсын.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев