Татар Икшермәсе авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Шәргыя Ибраһимовага 95 яшь тулды
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин, «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин тәбрикләде
Ибраһимова Шәргыя Әхмәтзакир кызы 1931 елның 7 нче июнендә Татар Икшермәсе авылында туа. 1939 елда укырга керә, 7 класс белем ала.
1941 елда сугыш башланып бик авыр тормыш башланганга, әз булса да акча булыр дип юкә аера Шәргыя апа. Аннан тыш укудан кайткач әнисе белән чыпта суга, көнлек норма – 10 чыпта.
Шәргыя Ибраһимова 12 яшьтән җәй көннәре әтисе белән көтү көтә, ашар өчен кычыткан, алабута, ат кузгалагы капчыклап ташый. Колхозга урман кисү планын керткәч, 15 яшендә урман кисергә йөри башлый.
1951 елда Шәргыя апаны фермага таналар карарга куялар, бер елдан сон аны сыерлар торагы ягына мөдир итеп билгелиләр, үзенең соравы буенча 1953 елда сыер савырга күчерәләр.
“Ул вакытта бар эштә үзебезнең куллар белән башкарылды, хәзерге кебек аппаратлар юк. 12 сыерны кул белән савасы, суын ташыйсы, насилка белән тиресен түгәсе, туган бозауларны да үзебезгә карыйсы иде. Болар барсы да шул бер кешегә бит”, - дип искә ала Шәргыя Ибраһимова.
Шәргыя апаның хезмәте югары бәяләнә, 1956 елда алдынгы сыер савучы район почет тактасына кертелә һәм бер атнага Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәрелә.
1956 елда Шәргыя апа тормышка чыга, ире Исрафил абый белән 3 кыз тәрбияләп үстерәләр.
Кияүгә чыккан соң, фермадан китеп, 1966 елга кадәр колхозда төрле эштә хезмәт куя: урак ура, көлтә бәйли, борчак чаба. 1966 елда “Кырчылык” созхозына бригадир итеп билгеләнә, әлеге хезмәтендә лаеклы ялга чыкканчы (1986 ел) эшли. 1985 елда зур югалту кичерә – тормыш иптәше Исрафил абый каты авырудан соң вафат була. 2025 елда тагы бер сынау – бер кызын соңгы юлга озата.
Ибраһимова Шәргыя Әхмәтзакир кызы бүгенге көндә балалар, оныклар тәрбиясендә Татар Икшермәсе авылында гомер итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев