Казанда Криштиану Роналду автографы белән футболканы 100 мең сумга саталар
Кызык-мызык

Казанда Криштиану Роналду автографы белән футболканы 100 мең сумга саталар

Әлеге футболка белән Португалия спортчысы 2011-2012 елларда уйнаган, дип раслый сатучы.

Казанда футболчы Криштиану Роналдуның автографлы футболкасын 100 мең сумга саталар. Әлеге мәгълүмат “Юла” белдерүләр сайтында урнаштырылган.

Спортчының уйнаганда кигән футболкасы оригинал, 2011/2012 еллар сезонындагы, диелгән белдерүдә.

Сатучының башка белдерүләре арасында Лионель Месси һәм Неймар автографлары булган футболка бар. Анысы ике тапкыр арзанрак – 50 мең сум тора.
 

Фото: скриншот


Нет комментариев