ТҮБӘН КАМАДА АРЗАН БЛЕНДЕР ӨЧЕН ТАЛАШ
Түбән Камадагы "Галамарт" кибетендә 29нчы сентябрь көнне арзан бәядән (199 сум) блендерлар сатканнар. "Халява" яратучылар монда да читтә калмаган, тыныч кына чират торып аласы урынга, кешеләр бер-берсен этә төртә, кибетчеләргә селкенергә дә ирек бирмичә, кибет киштәсенә ябырылганнар. Кибетчеләр, нишләргә белмәгәч, блендерларны халык өеменә ата башлаганнар.
Фото: скриншот видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев