Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

1 апрельдән кайбер татарстанлыларның пенсияләре артачак

1 апрельдән Татарстанда кемнәр пенсиягә өстәмә алачак. Бу хакта – «Татар-информ» материалында.

 1 апрельдән социаль пенсияләр, фаразланган инфляция дәрәҗәсенә туры китереп, 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Социаль пенсияләр берничә нигездә билгеләнә: картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту, шулай ук ятим балаларга. Картлык буенча пенсия иминият пенсиясе билгеләнмәгән гражданнарга түләнә. Аны алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы кирәк.

Индексация автомат рәвештә башкарылачак, пенсионерларга гаризалар белән мөрәҗәгать итү яки документлар бирү кирәк булмаячак. 2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9 424,1 сум тәшкил итәчәк. Әгәр бу түләү бердәнбер керем чыганагы булып хезмәт итсә, пенсионерга яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр социаль өстәмә билгеләнә. Татарстанда быел ул 16 098 сумга тигез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-apreldan-tatarstanda-kemnar-pensiyaga-ostama-alacak-5918798

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев