1 сентябрьдән укучыларның тәртибе өчен билге куела башлаячак
Мәгариф министрлыгы 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр барлык укучыларның өчен үз-үзен тотышы өчен билге кертергә планлаштыра. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Министрлыкта моңа кадәр апробация барышында 1 нче сыйныфтан алып 8 нче сыйныфка кадәр генә бәя бирелүен ачыкладылар.
Эксперимент агымдагы уку елында башланып китте һәм җиде төбәктән 89 мәктәпне колачлады. Һәр мәктәп укучының тәртибен бәяләүнең өч вариантыннан берсен сайлаган: «зачет/незачет», өч баллы яки биш баллы шкала.
Эксперимент нәтиҗәләре буенча бәя бирүнең бердәм моделе каралачак, ул 1 сентябрьдән эшли башлаячак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-sentyabrdan-ukucylarnyn-tartibe-ocen-bilge-kuela-baslayacak-5917452
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

