100 яшен тутыручыларга бүләкләр, бушлай музейлар һәм мунча: Өлкәннәр декадасы ничек уза?
Татарстанда яшәүче һәр дүртенче кеше эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк. Республикада 100 яшьтән өлкәнрәк 294 кеше яши, дип хәбәр итте ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
100 яшен тутыручылар саны 294 кешегә җиткән
«Татарстанда 100 яшен тутырган 294 кеше яши, алар арасында 33 ир-ат һәм 261 хатын-кыз. Өлкәннәр өлеше арту тулаем ил буенча да, республикада да демографик вазгыять белән аңлатыла. Ике ел элек 100 яшьтән өлкәнрәк кешеләр 211 иде», - дип сөйләде ул.
Татарстанда яшәүче иң өлкән ир-ат Питрәчтән Александр Липатов, аңа - 105 яшь. Ә иң өлкән озын гомерле Галина Шәрәфетдиновага 108 яшь, ул Алабугада яши.

Фото: © prav.tatarstan.ru
Хезмәт ветераннарына нинди ташламалар каралган
Республикада яшәүче өлкән кешеләр төрле социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Ташламалар алучыларның зур когортасы - хезмәт ветераннары.
«Хезмәт ветераны булып ике шартка туры килә торган кеше санала – дәүләт бүләкләре яки ведомство мактау билгеләре, шулай ук хезмәт (иминият) стажы булучылар. Ул хатын-кызлар өчен – 20 ел, ирләр өчен - 25 ел. Ведомство билгеләре – мисал өчен, мәгариф системасында РФ Фән һәм югары белем министрлыгының «Ветеран» күкрәк билгесе һәм РФ Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» билгесе», – дип сөйләде ул.
Сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм авыл хуҗалыгы системасындагы ведомство билгеләре - тиешле министрлыкларның Мактау грамоталары, финанс өлкәсе хезмәткәрләре өчен – «Финанс эше отличнигы» күкрәк билгесе, ә транспорт өлкәсе хезмәткәрләре өчен - «Россиянең Мактаулы транспорт хезмәткәре» күкрәк билгесе.
«Хезмәт ветераннары, тиешле яшькә җитеп пенсия билгеләнгәч, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта керем күләме 20 мең сумнан кимрәк булуы шарт», – дип өстәде Зарипова.
Хезмәт ветераннары ай саен 630 сум күләмендә акчалата түләү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 50 процент, стационар телефон, антенна өчен түләүгә 50 процент, су, шәһәр яны тимер юл транспортына, социаль юл йөрү билетына 50 процент субсидия ала. Шулай ук теш протезлары һәм колак протезларын түләүсез ясата ала. Хәзерге вакытта 133 мең кеше ярдәм ала.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Пенсионерлар социаль юлда йөрү билетлары һәм шифаханә-курорт дәвалануына сертификатлар ала
Ташламаларга ия булучыларның чираттагы зур төркеме - федераль һәм төбәк льготаларына ия булмаган пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр. Әгәр аларның керемнәре 20 мең сумнан ким булса, алар шулай ук 630 сум күләмендәге түләү, социаль юлда йөрү билеты һәм Татарстан шифаханәләрендә шифаханә-курорт дәвалану хокукына ия (керемгә карап 5-25 процент түләнә).
«Без узган елдан башлап 25 мең сумлык электрон сертификатлар бирәбез. Ел саен керемнәре түбән булган пенсионерлар арасыннан 3 меңгә якын өлкән кеше бу чарадан файдалана», - дип ачыклык кертте Зарипова.
Моннан тыш, 70 яшьтән өлкәнрәк милек хуҗалары капиталь ремонт чыгымнарының 50-100 процентын компенсацияләү хокукына ия. 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр 100 процент күләмендә компенсация ала.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Татарстанда өлкән яшьтәге 29 ялгыз кеше гаиләләргә урнаштырылган
Татарстанда «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» дигән кызыклы проект эшли. Шуның ярдәмендә олы яшьтәге 29 ялгыз кеше гаиләләргә урнаштырылган.
«Туганнары булмаган кешеләрне интернат тибындагы кайгырту йортына урнаштырырга мөмкин булыр иде. Шулай да, бигрәк тә авыл җирендә, өлкән яшьтәге кешеләрне, яше яки ниндидер авыруы аркасында ялгыз калган күршеләребезне ташламыйбыз. Өлкән яшьтәге кешене үз гаиләсенә ала торган кешеләр бар», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.
Ярдәмчегә айлык түләү күләме зур түгел һәм беренче төркем инвалидны карау өчен 10 мең сум, икенче төркем инвалидны карау өчен 8 мең сум һәм өченче төркем инвалидны карау өчен 6 мең сум тәшкил итә.
«Бу проект – акча турында түгел, ә бәхет һәм ярдәм турында», – дип ассызыклады Зарипова.
Республикада өлкән яшьтәге кешеләрне бушлай яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру эше дә оештырылган. Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ел саен диспансеризация узу өчен медицина оешмаларына автотранспорт белән китерелә. «Актив озын гомер» программасы буенча өлкән буын вәкилләре өчен актив һәм сәламәт яшәү рәвешен саклап калуга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Әйтик, «Алтын еллар» проекты буенча бассейннарга билгеле бер көннәрдә һәм сәгатьләрдә бушлай барырга мөмкин. Ел саен «Өченче яшь» республика пенсионерлар спартакиадасы, шахмат һәм шашка буенча турнирлар үткәрелә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Татарстанның озын гомерле кешеләре бүләк комплектлары алачак
Өлкәннәр ункөнлегендә Татарстанда бик күп чаралар планлаштырылган. Барлык предприятиеләр һәм оешмалар ветераннарны хөрмәтләячәк.
«Йөз яшен тутыручыларга Рәис исеменнән бүләк җыелмалары тапшырылачак. Район башлыкларына үз хезмәтләре белән Татарстанның һәм Россиянең социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән кешеләрне котлау бурычы куелган», – дип сөйләде Зарипова.
Барлык районнарда да кайнар элемтә телефоннары эшләячәк, бушлай юридик һәм хокукый ярдәм оештырыла, өлкән яшьтәге гражданнарны эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе узачак, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләячәкләр. Шулай ук мобиль табиблар бригадалары медицина тикшерүләре уздыру һәм өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү өчен ерак авылларга барачак.
«1 октябрь – яшь турында искә төшерү түгел, ә туганнарыңа һәм якыннарыңа җылы сүзләр әйтү, шалтырату, яннарына килү һәм ничек яшәве, нинди проблемалары, нәрсәләр борчуы турында кызыксыну өчен менә дигән мөмкинлек. Бәлки, табибка язылырга ярдәм итәргә кирәктер. Төп бурыч – игелекле гамәлләре һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерү. Бу кешеләрнең йөрәкләре яшьлек энергиясен саклап калган, ул бүген якыннарын җылыта һәм аларга ярдәм итә», – диде Зарипова.

Ирина Смирнова
Фото: © prav.tatarstan.ru
Музейларга, зооботаника бакчаларына һәм мунчаларга бушлай бару мөмкинлеге
Декада көннәрендә театрлар, китапханәләр, туган якны өйрәнү музейлары, музей-тыюлыклар, Татарстан шәһәрләре һәм авыллары тарихы музейлары үз фондларын ачачак һәм өлкән буын кешеләре өчен бушлай чаралар уздырачак. Студотрядлар «Десант добрых дел» акциясен үткәрәчәк һәм ерак районнарда ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтәчәк.
«6 октябрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә көзге бал була. 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр шәһәрнең муниципаль музейлары пенсионерларга бушлай керү мөмкинлеге бирә. 1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр барлык өлкән яшьтәге кешеләр пенсия таныклыгын күрсәтеп, Казан зооботаника бакчасына бушлай керә алачак», – дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова.
Барлык өлкәннәр 1 октябрьдә паспорт һәм пенсия таныклыгын күрсәтеп, Казандагы биш мунчага бушлай керә ала. Узган ел мунчаларга бу көнне 2 меңгә якын кеше бушлай кергән.

Хәбир Иштирәков
Фото: © prav.tatarstan.ru
Татарстан ветераннары Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен 4 млн сумнан артык акча җыйды
Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков өлкәннәрнең активлыгы, аларның хәйрия чараларында һәм акцияләрдә катнашуы турында сөйләде.
«Украина кораллы формированиеләре Курск өлкәсенә бәреп кергәч, өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең тыйнак пенсияләреннән өч атна дәвамында «Ветераннар – фронтка» акциясе кысаларында 4 млн сумнан артык акча җыйган. Без бу акчаларга азык-төлек җыелмаларын сатып алдык, өч фура белән Курск өлкәсенә мохтаҗларга ярдәм җибәрдек», - ди ул.
Курск өлкәсеннән 21 өлкән яшьтәге кеше Нурлат һәм Лениногорск интернат-йортларында яши. Аларны җимерелгән интернат-йортлардан күчергәннәр.
«Без аларны кышкы курткалар, башлыклар, киез итекләр, дарулар белән тәэмин иттек», – ди Иштирәков.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
2026 елда иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк
2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә иминият пенсияләре 10,95 процентка арттырылды, дип хәбәр итте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ул искәрткәнчә, Татарстанда индексация 1 миллионнан артык иминият пенсиясе алучыга кагылган. Моннан тыш, 1 гыйнвардан эшләүче гражданнар өчен пенсияләрне индексацияләү яңартылды, бу шулай ук эшләүче пенсионерларга арттырылган күләмдә иминият пенсиясе алырга мөмкинлек бирде. Ә 1 апрельдән социаль пенсияләр 14,75 процентка индексацияләнде.
«Татарстанда картлык буенча иминият пенсияләренең уртача күләме 24 614 сумга җитте», - дип билгеләп үтте Вафин.
Россия Хөкүмәте тарафыннан 2026 елда пенсияләрне индексацияләү расланды. 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка, ә 1 апрельдән 6,8 процентка артачак.
«Татар-информ», Наталья Рыбакова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/100-yasen-tutyrucylarga-bulaklar-buslai-muzeilar-ham-munca-olkannar-dekadasy-nicek-uza-5911882
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев