Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

17 февраль - Россия студент отрядлары көне

Бөтенроссия студентлар отрядлары көне кысаларында Россия төбәкләрендә тантаналы чаралар: форумнар, интерактив программалар, спорт ярышлары, хәрәкәт ветераннары белән очрашулар уза.

  2016 елда студентларның тагын бер бәйрәме – Студентлар отрядлары көне барлыкка килде. Хәзерге студотрядларның икенче төрле исеме - совет яшьләр-волонтерлык хәрәкәте. Оешма Үзәк штаб җитәкчелегендәге төгәл структурага ия һәм илнең эре проектларында катнаша.

  Бу бәйрәм барлык төбәкләрдән буш вакытларында төрле тармакларда эшләүче яшьләрне берләштерә. Студентларның педагогик отрядлары сәламәтләндерү лагерьларында балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештырырга булышалар, сервис отрядлары федераль һәм төбәк әһәмиятендәге масштаблы чараларда эшлиләр, медицина отрядлары балалар лагерьларында һәм медицина үзәкләрендә, төзелеш отрядлары биналар төзүдә булышалар. Студент отрядлары җәйге хезмәт семестрында гына түгел, ә уку елы дәвамында социаль әһәмиятле акцияләр оештыруда һәм үткәрүдә дә катнаша. Россия Мәгариф министрлыгы Россия студент отрядлары хәрәкәтенә ярдәм күрсәтә, аларның тәрбияви ролен, яшьләргә иҗади һәм һөнәри тәрбия бирүне үстерү потенциалын билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев