Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни өчен 2005-2013 елларда җитештерелгән RAV4ларга бушлай ремонт ясала?

Автомобильдә куркынычсызлык каешына бәйле проблемалар туарга мөмкин, ди җитештерүче.

"Тойота Мотор" заводы 2005 елның 15 декабренән 2013 елның 23 августына кадәр сатылган 139,6 мең Toyota RAV4 автомобилен кире кайтара. Аларда куркынычсызлык каешына бәйле проблемалар туарга мөмкин, дип хәбәр итә tatar-inform.ru Росстандарт сайтына сылтама белән.

"Тойота Мотор" әлеге категориягә кергән машина хуҗаларына хәбәр тарата. Шулай ук машина ияләре үз автомобильләренең VIN ын сайтта бастырылган исемлек белән чагыштырып, ремонт ясату өчен якындагы дилерлык үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Ремонт бушлай ясалачак.

http://shahrikazan.com



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев