Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2017 елда фитра сәдакасы, зәкәт һәм фидия күләме күпме һәм кемнәргә тиеш?

Ураза гаете 25 июньдә билгеләп үтеләчәк. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Мәчетләрдә иртән бәйрәм намазы укыла. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин. Фитра сәдакасының мәгънәсе - Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән...

Ураза гаете 25 июньдә билгеләп үтеләчәк. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Мәчетләрдә иртән бәйрәм намазы укыла.

Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин.

Фитра сәдакасының мәгънәсе - Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел бер кешегә фитра садакасының күләме арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап 600 сум дип билгеләнде.

Фитра сәдакасы фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), нисаб суммасы булмаучыларга (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) бирелә.

Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. "Без шатланган кебек, алар да сөенсен", - ди дин әһелләре. Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре, үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы йөзем һәм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.

Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм, фитра сәдакасын биргәннән соң гына, ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами).

Голәмәләр Советы тарафыннан, зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) күләме 198 мең сум дип билгеләнде. Минималь сумманы (нисабны) акчалата бәяләү алтынның дөньядагы хакына бәйле. Ул микъдар 85 грамм алтын хакына бәрабәр. Ягъни 85 грамм алтын бәясе чыгарылып, нисабның суммасы ачыклана.

Әгәр кешенең бер ел кулланылмый торган бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме 198 мең сумнан артып китә икән, зәкәт итеп бу мөлкәт суммасының кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 198 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.

Зәкәт фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), зәкәт җыючыларга, бурычын түләргә көче җитмәүчеләргә (монда сүз йорт алырга бурыч турында бара), мосафирларга бирелә. Шәригать китапларында аңлатылганча, зәкәт акчасына күперләр, мәчетләр, мәдрәсәләр төзелми.

Еш кына матбугатта төрле җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан Рамазан аенда бирелә торган сәдака күләменә карата дәгъвалар ишетергә туры килә. Аларга җавап итеп, шуны әйтәсе килә: фитра, зәкәт һәм фидия сәдакаларының күпме бирелергә тиешлеге төрле үлчәүләр белән Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан билгеләп калдырылган. Болар бөтенесе дә мохтаҗлар өчен билгеләнгән.

Римма Гатина.

http://www.tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев