Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда Татарстаннан 1800 мөселман хаҗ кылачак

2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе валюта һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле уртача 5-7 процентка артты.

Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 2018 елда да хаҗга Татарстаннан 1800 мөселман барган иде.

2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе валюта һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле уртача 5-7 процентка артты. Үзгәрешләр виза алу системасына да кагыла: Согуд Гарәбстаны тарафыннан кертелгән Электрон Виза системасы камилләштереләчәк һәм Россия хаҗилары өчен аларны рәсмиләштерүне җиңеләйтеләчәк.

Татарстанның рәсми хаҗ операторы белдерүенчә, быел Татарстанда, узган еллар белән чагыштырганда, хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артуы күзәтелә.

Хәзерге вакытта хаҗ сезоны башланганчы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы мөселманнар өчен гомрә сәфәрләрен оештыру белән шөгыльләнә. Якын арада гомрәгә берничә төркем җибәрү планлаштырыла.

Фото: Шамиль Садыков/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев